Владимир Путин Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасарын вазифасыннан азат итте

Россия Президенты Владимир Путин Сергей Вершининны РФ Тышкы эшләр министры урынбасары вазифасыннан азат итте.

Документ бүген хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты һәм имзаланганнан соң үз көченә керде.

Вершинин Россиянең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе булып эшкә күчү сәбәпле, әлеге вазифасыннан азат ителгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.