Рөстәм Миңнеханов Минск шәһәрендә эш сәфәрен Җиңү Монументына чәчәкләр салудан башлады.
Бу турыда Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Монумент Бөек Ватан сугышында Җиңү һәм сугыш елларында һәлак булган Совет армиясе сугышчылары, партизаннар һәм подпольщиклар истәлегенә куелган. Ул 1954 елда Җиңү мәйданы үзәгендә урын алган.