«Алдынгылар хәрәкәте» остазы Мәрданова Айгөл балалар бакчаларында «Игелекле уеннар»ны кертү – мәктәпкәчә тәрбия системасын үстерүдә кызыклы адым, дип саный.
– Бу инициативаның барлык мәктәпкәчә учреждениеләрне колачлавы мөһим, чөнки бу бөтен ил буенча бердәм тәрбия пространствосы төзергә мөмкинлек бирә. Балалар өчен бу – кызыклы ял гына түгел, ә Россия һәм аның тарихы, гаилә, туган як һәм башка нәрсәләр турында күбрәк белергә мөмкинлек.
Мөһим кыйммәтләрне кешегә кечкенәдән үк сеңдерергә кирәк. Татарстанда бу инде тормышка ашырыла, мәсәлән, балалар бакчаларында «Алдынгылар хәрәкәте»нең пилот эшчәнлеге аша. Балалар «Сәяхәт башлана» көндәлекләрен алалар, анда төрле биремнәр бирелә – аларны төркемдә дә, өйдә әти-әни белән бергә дә үтиләр: кош оясы ясау, милли ризык әзерләү һ.б. Безнең 24 нче катнаш типтагы балалар бакчасы да бу эшчәнлеккә кушылды. Без мондый шөгыльләрнең балаларда җаваплылык хисен, изгелекне һәм традицияләргә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм иткәнен күрәбез.
Ышанам, бөтен Россия буенча «Игелекле уеннар»ның старт алуы безнең җәмгыятьтә мөһим кыйммәтләрне үстерүгә яңа импульс бирәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.