Узган ел республикада 18 яңа резидент эшли башлаган

2025 елда республикадагы махсус икътисадый зоналарда 18 яңа резидент эшли башлаган. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының 20 нче утырышында хәбәр итте.

«2025 елда республикадагы махсус икътисадый зоналарга 18 яңа резидент, 300 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. 12 меңнән артык эш урыны булдырылган», – диде ул.

Премьер-министр әйтүенчә, махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының җитештерү күләме якынча 1,5 триллион сум тәшкил иткән. «Бу – республикадагы сәнәгать җитештерүе күләменең 24 проценттан да күбрәге. Резидентларга бирелгән салым һәм таможня ташламаларының һәр сумына 7 сум шәхси кертем туры килә», – диде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

TOP