БДИның төп чоры башланды: бүген укучылар химия, әдәбият һәм тарихтан имтиханнар бирәләр

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 1 июньдә башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары химия, әдәбият һәм тарих фәннәреннән имтихан тапшыра.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) мәгълүматларына караганда, имтиханнарда катнашу өчен 232 меңгә якын кеше теркәлгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Имтиханнар илнең барлык төбәкләрендә, шулай ук чит илдәге Россия белем бирү оешмаларында үтәчәк.

1 июньдә имтиханнар уздыру өчен 3,5 меңгә якын пункт һәм 110 меңнән артык хезмәткәр җәлеп ителә. Имтихан барышын 9 меңгә якын җәмәгать күзәтүчесе карап торачак.

Тарих һәм әдәбияттан имтиханны уңышлы тапшыру өчен кимендә 32, ә химиядән 36 балл җыярга кирәк.

Химиядән имтиханга 102 меңнән артык кеше теркәлгән. Имтихан биреме ике өлештән – 34 биремнән тора. Биремнәрне үтәү өчен 3 сәгать 30 минут вакыт бирелә.

Әдәбияттан имтиханны 40 меңнән артык укучы тапшырырга планлаштыра. Имтихан биреме ике өлештән тора һәм 11 биремне үз эченә ала. Аны үтәү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

Тарих фәненнән имтиханда 89 меңнән артык укучы катнашачак. Имтихан биреме ике өлештән һәм 21 биремнән тора. Барлык биремнәрне үтәү өчен 3 сәгать 30 минут вакыт бирелә.

Киләсе имтихан рус теленнән булачак. Ул 4 июньдә узачак. База һәм профиль дәрәҗәдәге математикадан имтиханнар 8 июньгә билгеләнгән. 11 июньгә җәмгыять белеме һәм физикадан сынаулар планлаштырылган.

15 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары биология, география һәм чит телләрдән имтиханның язма өлешен тапшырачак. Чит телләрдән имтиханның телдән тапшырыла торган өлеше һәм информатикадан сынау 18 һәм 19 июньдә узачак.

22 июньнән 25 июньгә кадәр барлык фәннәрдән имтиханнарны тапшыру өчен резерв көннәр каралган. Моннан тыш, 8 һәм 9 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре сайлаган бер фәннән имтиханны яңадан тапшыра алачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.